Габдулла Тукайның «Милли моңнар» шигыре артистларыбыз укуында «Әдәби символлар» проекты кысаларында яңгырый.
Күзләрегезне йомыгыз hәм тыңлагыз. Күзләрегезне ачыгыз.
Сүзләрдән, сулыштан, халык хәтереннән үрелгән көйне тоегыз.
Көйләр, образлар, күңелләр җанлана. Татар теленең көче дәреслекләрдә генә түгел, ә моңда, кешеләр йөрегендә.
26 апрель - бөек Габдулла Тукайның туган көне. Туган тел көен ишеткән һәм аны мәңгелеккә әйләндергән шагыйрь.
Рольләрдә:
Римма Заhидуллина,
Илүзә Нәбиуллина.