12+
Премьера
Автор: Дина Сафина
Режиссер: Сәрдәр Тагировски
Яшь буынның сайлау алдында калуы турында заманча драма. Дәү әниләре үлгәннән соң ,өч онык балачаклары узган йортка кайта һәм өч төрле дөреслек белән очраша. Олы апалары үткәннәр турындагы хатирәләрне кадерләп саклый, ир туганнары акчаны киләчәктә файдалану өчен йортны сатарга тели, кече сеңелләре икесен дә аңларга тырыша. Өй эчендә тормыш фрагментлары: онытылган яулыклар, иске уенчыклар, һәм хәтерне яңартучы, ә кайчакта гаепләүче сүзсез күләгәләр җанлана. Спектакль узган тормышта нәрсә калдырганыбыз, бүгенге көндә нинди йөк белән яшәвебез һәм киләчәккә үзебез белән нәрсә алачагыбыз турында.


