Театрда ТАССРның атказанган артисты Бари Гатауллинның тууына 115 һәм актриса Камилә Игъламованың тууына 110 ел тулуга багышланган истәлекләр кичәсе узды.
Чараның мактаулы кунагы артистларның кызы Наилә Габделбәр кызы Солдатова булды. Залда шулай ук Бари Гатауллин һәм Камилә Игъламова белән бергә эшләү бәхетенә ирешкән өлкән буын артистлары, шулай ук бу очрашу алар өчен һөнәр тарихы дәресе булган яшь актерлар да бар иде.
Кичәдә ир белән хатын турында җылы хатирәләр яңгырады, алар сирәк очрый торган игелекле һәм зур талантка ия кешеләр иде. Бари Гатауллин күренекле актер гына түгел, ә күпкырлы сәләт иясе: фотограф, рәссам- һәрьяклап оста. Театр музеенда сакланган һәм даими экспонат буларак күрсәтелүче барлык аклы-каралы фотографияләрнең 80 проценты нәкъ менә аның тарафыннан эшләнгән. Ул театр коллективының тарихын саклаучы фотоальбомнарны төзегән кеше, барлык фотопленкаларны саклаган, һәр тартма номерланган.
Күптән түгел артистның кызы театр музеена Бари Гатауллинның фотоаппаратын тапшырган. Шулай ук кичәдә Бари ага үзе ясаган сандык та күрсәтелде.
Хезмәттәшләренең истәлекләрендә көтелмәгән детальләр дә яңгырады: кибетләрдә кирәкле әйберләрне табуы кыен булган елларда Бари Гатауллин актрисаларга сәхнә өчен ювелир бизәнү әйберләрен үз куллары белән ясаган. Күргәзмәдә шундый әсәрләрнең берсе - актриса Роза Салихова өчен иҗат ителгән муенса күрсәтелде.
Актриса Асия Харисова театр ветераннарына багышланган альбом төзүе турында сөйләде. Бу альбомны ул үзенең иҗат юлының башында, яшь актерларга өлкән буын тарихын җыярга һәм сакларга кушкач ясаган.
Театрның иң өлкән актрисалары Бари Гатауллинны харизматик һәм гаҗәеп үзгәрә белүче артист буларак искә алдылар. Аның гримы шулкадәр оста салынган ки, кайвакыт, фотосурәтләрдә төрле рольләрдә бер үк кешене тану да кыен.
Камилә Игъламованы коллегалары тыйнак һәм үз эченә бикләнгәнрәк, ләкин гаҗәеп төгәл һәм нечкә тоемлы актриса дип искә алдылар. Бигрәк тә ул әниләр һәм характерлы карчыклар ролен бик оста башкарган.
Сәхнә эшчәнлегеннән тыш, Бари Гатауллин һәм Камилә Игъламова педагогик эш белән дә шөгыльләнгәннәр - һөнәри белемнәре булмаган яшь актерларны өйрәткәннәр(шул исәптән грим сәнгатенә дә) аларга гамәли белемнәрен һәм һөнәр нигезләрен тапшырганнар.
Истәлекләр кичәсе - театр традицияләренең дәвамлылыгында бик мөһим, Әлмәт театры тарихын үз куллары, таланты һәм мәхәббәте белән тудырган кешеләр турында искә алу ул.


