Әлмәт театрында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен социаль-мәдәни программа гамәлгә ашырыла.
Әлеге программа кысаларында MAX (QR-код) кушымтасында цифрлы ID сканерлау белән хезмәт алуга хокукны раслау мөмкинлеге каралган. Без театрның мәдәни киңлеген һәр тамашачы өчен ачык һәм уңайлы итәргә омтылабыз.


