Альметьевский татарский государственный драматический театр - Олы дәрәҗәле казаныш

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Театрыбыз директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева бүген «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән югары исемгә лаек булуын горурлык һәм шатлык белән хәбәр итәбез! 

Бу бүләк кенә түгел, бу күпьеллык хезмәтне, талантны һәм үз эшеңә тугрылыкны тану казанышы. Аның җитәкчелегендә театр иҗат урынына гына түгел, төрле буын тамашачыларын берләштерүче чын мәдәни энҗесенә дә әверелде. Әлмәт театры - шәhәр бренды.

Һәр спектакльнең сәхнә артында, һәр проектның уңышында аның энергиясе, илһамы һәм театрны һәр тамашачы белән таныштыру, йөрәк түренә якын итү теләге тора.
Фәридә Бәгыйс кызы, безне алга алып баруыгыз, сәнгатькә булган мәхәббәтегез, илhам өчен чиксез рәхмәт!

Чын күңелдән котлыйбыз! Әлеге бүләк яңа үрләр яулау юлында чираттагы баскыч кына булсын!

Яңалыклар

23 июльдә 2026

Кассаның эш графигы

Август аенда ук "Йорт" иммерсив спектакле һәм "Өзелгән көй" спектакльләре тәкъдим ителәчәк.

29 июньдә 2026

Театр җәйге ялда

Әлмәт театры коллективы хәзерге вакытта җәйге ялда,шул сәбәпле театр кассасы эшләми.

16 июньдә 2026

Театр каникуллары тәмамланды

«Театр каникуллары» проектының дүртенче сезоны ахырына якынлашты.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!