Альметьевский татарский государственный драматический театр - Әлмәт театры Россиянең кече шәһәрләр театрлары фестивалендә катнашачак

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Әлмәт театры Россиянең кече шәһәрләр театрлары фестиваленең 23 нчесенә барырга әзерләнә.

Фестиваль Милләтләр театры тарафыннан Россиянең мәдәният министрлыгы һәм Евгений Мироновның "Театраль инициативалар" хәйрия фонды ярдәме белән оештырыла һәм Сергиев Посад шәһәрендә 26 майдан 3 июньгә кадәр узачак.

Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән 16 иҗат коллективы катнаша. Эксперт советы сайлап алган театрлар Әлмәт, Березники, Великие Луки, Губаха, Заречный, Кудымкар, Лесосибирск, Лысьва, Магнитогорск, Мотыгино, Яр Чаллы, Түбән Тагил, Новокуйбышевск, Новоуральск, Нягань, Чайковский шәһәрләреннән.

Коллективлар зур формадагы 10, кече формадагы 6 спектакль тәкъдим итәчәк.
Әлмәт театры "Явыз" спектакле белән чыгыш ясый.

Аны Әлмәттә 21 майда карарга мөмкин булачак.

Яңалыклар

19 августта 2026

"Гомер мизгелләре"

Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә шагыйрь-фронтовик Ә.Маликовның 105 еллыгына багышланган "Гомер мизгелләре" исемле әдәби кичә узды.

13 августта 2026

Хөрмәтле тамашачылар, театр кичәләрегезне алдан планлаштырыгыз…

Августта кассаның эш графигына игътибар итегез.

10 августта 2026

Тамашачылар өчен белешмә

Бүген Түбән Кама шәһәре һәм районына ясалган БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган корбаннарга тирән кайгы белдереп,Татарстан Республикасында матәм көне игълан ителде. Шул сәбәпле, бернинди мәдәни...

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!