Альметьевский татарский государственный драматический театр - Әлмәт театры дәрәҗәле мөхтәрәм кунакны – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Әлмәт театры дәрәҗәле мөхтәрәм кунакны – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте.

Рөстәм Нургали улы Миңнехановны театр директоры, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Исмәгыйлева чакырды.

Визит театр коллективы өчен әһәмиятле һәм күптән көтелгән вакыйгага әверелде. Бу беркетмә очрашуы гына түгел, ә үз эшенә бирелгән бөтен коллективның хезмәтен тану дәлиле.

Рәис театрга Дәүләт бүләге – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденын тапшырды. Бу театрның милли мәдәни мирасны саклауга һәм татар телендә заманча драматургияне үстерүгә керткән өлешен югары бәяләү.

Визит кысаларында Рөстәм Нургали улы "Йорт" иммерсив спектакленең өч өлешеннән берсе белән танышты.

Яңалыклар

09 октябрьдә 2026

"Нур" театры гастрольләре

Әлмәт театрында Уфаның "Нур" театры гастрольләре тәмамланды!

06 октябрьдә 2026

Гөлнара Вәлиеваның юбилей кичәсе

"Сөюгә сусаганнар " бенефис спектакленнән соң Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнара Вәлиеваны юбилее белән котладык.

29 сентябрьдә 2026

Социальный центр – SOS Казань

Центр занимается оказанием комплексной поддержки семьям, находящимся в трудной жизненной ситуации, а также профилактикой социального сиротства.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!