Альметьевский татарский государственный драматический театр - Бүләкләр җыелмасы артты

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Әлмәт театры үзенең бүләкләр җыелмасын тагын ике җиңү белән баетты.

"Яңа сезон" халыкара фестиваль-бәйгесендә театрыбыз артисткасы Римма Заһидуллина "Академик вокал. Профессионал" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Римма режиссер Сәрдәр Таһировски куйган "И"тальян" (К. Гольдони)спектакленнән "Русалка"("Су анасы") ариясен башкарды. Сүзләр авторы-Резедә Хәертдинова, композиторы - Ласло Бакк- Давид .

"Академик вокал. Һәвәскәр" номинациясендә театр артисты Рамазан Йосыпов беренче дәрәҗә лауреат дипломын яулады. Ул шул ук спектакльдән "In ginocchio da te" итальян җырын сайлаган иде.

Фестиваль-бәйгене оештыручылар - "Sforzando" башкару осталыгын үстерү буеча Төбәк хәйрия иҗтимагый фонды, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе.

Яңалыклар

19 августта 2026

"Гомер мизгелләре"

Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә шагыйрь-фронтовик Ә.Маликовның 105 еллыгына багышланган "Гомер мизгелләре" исемле әдәби кичә узды.

13 августта 2026

Хөрмәтле тамашачылар, театр кичәләрегезне алдан планлаштырыгыз…

Августта кассаның эш графигына игътибар итегез.

10 августта 2026

Тамашачылар өчен белешмә

Бүген Түбән Кама шәһәре һәм районына ясалган БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган корбаннарга тирән кайгы белдереп,Татарстан Республикасында матәм көне игълан ителде. Шул сәбәпле, бернинди мәдәни...

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!