Альметьевский татарский государственный драматический театр - Аваздаш театр фестивале!

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

1-3 ноябрь, 4 спектакль, параллель программаның 9 вакыйгасы.

Яңа исемнәр, тәҗрибәле театр эшлеклеләре, сынчылар, рәссамнар, мәгърифәтчеләр.

Тамашачылар лекцияләргә теркәлергә, кызыксындырган спектакльләргә, мастер-классларга, экскурсияләргә (алдан язылу буенча!) килергә мөмкин. Барлык мәгълүмат arkadash.tatar сайтында. Аркадаш сайтының афишасында сез Әлмәт театры бинасында узачак вакыйгалар белән таныша аласыз.

3 ноябрь 19:00 - "Аркадаш" театраль проектының "Балбаллар" спектакле

Балбаллар — гасырлар кичеп, безнең көннәргә килеп җиткән серле таш сыннар, тораташлар. Аларның нинди максаттан куелуын хәзер төгәл генә әйтү мөмкин дә түгелдер. Фаразларның берсе буенча балбалларны әрвахларга (шушы нәсел-ырудан булган мәрхүмнәр рухына) багышлап куйганнар.

Бер кулына касә тоткан кеше рәвешендәге балбаллар бар. Шундый балбаллар янында мәҗлес кора торган булганнар, әрвахларның рухларын шулай шат кылганнар, дип сөйлиләр. Әрвахларны искә алу мәҗлесләрендә кеше үз нәселенең ярдәмен тойган, көч алган.

Дәвамы: 50 минут.

Проект «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Яңалыклар

10 сентябрьдә 2026

82 нче театр сезоны ачылышына әзерләнү

Кадерле тамашачылар! Аерым бер дулкынлану хисе белән без очрашуга – 82 нче театр сезоны ачылышына озаклап әзерләнәбез.

08 сентябрьдә 2026

Көзге пресс-конференция

Әлмәт театрында традицион көзге пресс-конференция үтте. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, Атказанган тамашачыларны, Уфаның "Нур" татар драма театры артистларын берләштерде. Очрашу гадәти булмаган форматта үтте: журналистлар...

23 августта 2026

Әлмәт театры "Биеклек" фестивалендә катнаша

Бу көннәрдә безнең команда Майкоп шәһәрендә.

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!