12+
Автор: Олег Богаев
Режиссёр: Нәфисә Исмәгыйлева
"Ышаныч" спектакле - эксперименталь постановка. Гадәттә, безнең чор татар театрлары рус драматургиясенә бик сирәк мөрәҗәгать итә. О.Богаев пьесасы Яңа драмага йөз тоткан спектакльләрнең берсе. Режиссер кыю рәвештә автор фикере белән бәйлектә үз фикерен сәхнәдә белдерә: аның героинясы, автор героинясыннан аермалы буларак, үз эчендә урыс, татар һәм чуаш солдат хатыны образларын җыеп туплый. "Ышаныч" өч телдә бара, шуңа күрә дә күтәрелгән проблема галләм масштабларына җитә.
Спектакль дәвамы: 2 сәгать.