12+
Автор: Зөлфәт Хәким
Режиссёр: Рөстәм Хәкимов
Вәяз җырлар яза, җырларга ярата. Радиодан Гөлия Мәмдиеваның җырлавын ишетеп, аның тавышына гашыйк була. Аның белән очрашып, җырларын аның аша радиодан тапшыру хакында хыяллана. Шулай иләс-миләсләнеп йөргәндә, шәһәрдә классташы Әмирне очрата. Яшәргә урыны булмаган дустын Әмир үзе дә вакытлыча яшәп яткан йортка алып кайта. Ә бу йорт балыкчы Гакыйф абыйныкы. Ул ел саен язгы ташуда бозга утырып агып китә. Егетләр инде аны югалдыга санап, биредә хуҗага әвереләләр. Көтмәгәндә Гакыйф абзый кайтып керә, үзе белән бу мәхәббәт утравына хисләр өермәсе алып керә. Вәязнең җырларын матур киләчәк көтә, ә егетләрнең күңелен мәхәббәт били.
Спектакльнең премьера көне: 26 февраль 2009.