Альметьевский татарский государственный драматический театр - Тынлыкта гына урын бар

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-чәршәмбә 12:00-19:00, пәнҗешәмбе-шимбә 12:00-21:00

ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
16+

Автор: Туфан Имаметдинов, Равил Сабыр

Режиссёр: Туфан Имаметдинов

Күпкә киткән нәрсәнең кадере булмый. Сүзнең кадере кайчан бетте? Ни өчен гаилә тормышы турында меңәрләгән китаплар, телетапшырулар, фильмнар, психологик тренинглар чыгуга карамастан аерылышучылар саны елдан-ел арта? Ни өчен сугыш китергән бәла-казалар турында миллионлаган сүз әйтелгән булса да, дөньяда сугышлар туктап тормый? Ни өчен татар теле, мәдәниятен үстерү турында бертуктаусыз сөйләп-язып торуга карамастан чынлыкта телне куллану даирәсе көннән-көн тарая?
Ни өчен без: «Чын дөресен әйткәндә», — дибез дә, ялганлый башлыйбыз? Ни өчен күп кешенең үз фикере, үз сүзе юк? Ни өчен без кемдер безнең өчен бер калыпка салып куйган штамплар белән сөйләшәбез? Ни өчен сүзләр безгә бәйле түгел, киресенчә, без аларга бәйле була башладык?
Әлеге спектакль шушы сорауларны куя һәм аларга җаваплар эзли. 

Хореограф — Марсель Нуриев
Рәссам — Лилия Имамутдинова
Композитор — Эльмир Низамов

Спектакль «Россиянең кече шәhәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелды.

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!