16+
Автор: Әмирхан Еники хикәяләре буенча
Режиссёр: Гүзәл Акбердина
“Тормыш корабы” – Әлмәт театрының проза әсәрләре җыелмасы буенча куелган беренче спектакле. Аның нигезен олуг язучы классигыбыз Әмирхан Еникиның 7 хикәясе тәшкил итә.
Чибәр ханым карт ир белән тормыш итүдән туеп кечкенә генә сәяхәткә чыга. Юлда ул яшь шагыйрьне очратып, аның үзенә тиң булуына карамастан, башын югалтып гашыйк була. Тик егетнең үз сере булган. Күкрәк кесәсендәге искиткеч матур яулык ...һәм аңа бәйле йөрәккә якын хисләр, вакыйгалар. Ханым яшь шагыйрьнең бу серенә ялган юллар белән барыбер төшенсә дә, язмышлар белән уйнап, бәхеткә ирешә алырмы?..