18+
Драма
Автор: Алехандро Касона
Режиссёр: Сергей Потапов
“Сөюнең соңгы бүләге” яшәү кыйммәте турында бәян.
Вакыйгалар кайчандыр бәхетле гомер кичергән бай гына йортта бара. Дүрт ел элек хуҗабикә олы кызын югалта. Һәм шул көннән ул үз тормышын да, гаиләсен дә кара хәсрәткә төрә. Җитмәсә, өч сабый баласын уйнаудан, мәктәпкә йөрүдән тыя.
Көннәрдән бер көнне бу йортта серле кунак пәйда була. Шул сәгатьтән биредәгеләр өчен тормыш уңай якка үзгәрә.
Спектакль "Кече Ватан мәдәнияте" федераль проекты ярдәмендә куелды.
Дәвамы 2 сәг. 10 мин.