16+
Автор: Наил Гаетбай
Режиссёр: Байрас Ибраһимов
Студент кызлар, таләпчән әтиләреннән куркып, гел бишлегә генә укырга тырышалар. Ләкин анатомиядән бишле алырга Әсма исемле кызга мәхәббәт көче комачаулый... Бу проблемадан чыгу өчен нинди гамәлләр кылырга әзер кызлар? Ә тулай торакның бер бүлмәсендә, кызлар белән беръялгызы алданып, бикләнеп калган профессор уңайсыз хәлдән ничек чыкты? Җитмәсә аны иртәгәсе көндә декан вазыфасына куймакчы иделәр...
Яшьлек елларының иң матур вакытларының берсе - студент тормышының кызыклы вакыйгалары, тормышчан көлкеле күренешләр, шул ук вакытта чынбарлыкка бик тә якын вакыйгалар белән үрелеп барган спектакль тамашачы күңеленә бик хуш килә.
Спектакльнең премьера көне: 15 март 2012.