12+
Автор: Г. Хаҗибәков
Режиссёр: Р. Әюпов
Үзенең кызы Гөлчәхрә һәм абыйсының кызы Асияны ялгызы гына үстергән Солтанбәк байның аларны бай кешегә генә кияүгә бирәсе килә. Ә Гөлчәхрәнең исә үзе күргән һәм яраткан кешегә генә кияүгә чыгу теләге башыннан чыкмый. Шушы ук теләк белән янган Гаскәр, аршин тотып үз сөйгәнен эзләргә чыгып китә... Өйдән-өйгә аршин малчы булып йөргән сәүдәгәр үзенең мәхәббәте Гөлчәхрәне очрата. Ләкин хәерче аршин малчыга Солтанбәк бай үзенең бердән бер кызын бирер микән..?
Спектакльнең премьера көне: 17 октября 2014.