16+
Автор: Кәрим Тинчурин
Режиссёр: Ильяс Гәрәев
Рәшит исемле яшь бай үзенә кәләш алу теләге белән ерак Төркестаннан Казанга килә. Апасы белән җизнәсе, әнисе, Казан яучылары - бар да кияү көенә бии. Чибәр, акыллы, белемле, тәрбияле кызлар белән таныштыралар, ә кияү назлана, сайлый... Казан алдарлары бу "майлы калҗаны" тиз кулга төшерәләр, кызлар белән таныштырабыз дип алдап, кияүне акчасыз калдыралар. шулай итеп, рәшит Казан кызыннан да, малыннан да колак кага. Шулай да, көткән туй инде була дигәндә, өметләр тагын чәлперәмә килә...